«Кышкы күңел ачулар»: танып белү-уен сәгате (6+)

Кыш – гаҗәеп аклык, бәйрәмнәр, балалар һәм өлкәннәр өчен кышкы каникуллар, гаиләдә генә түгел, китапханәдә дә буш вакытны кызыклы итеп уздырырга мөмкин булган чор ул. 

забавы
20221209_100611(0)
20221209_100735
20221209_094730

13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре нәни китап сөючеләргә могҗизалар һәм тылсым дөньясына кереп чумарга, бик күп кызыклы мәгълүмат алырга ярдәм итте. Балалар бик теләп «Кар бабайны җый», «Кышкы смайликлар», «Кар көе» «Карлы әкият тармачыгы», «Кышкы викторина», «Ком-кроссворд» бәйгеләрендә катнашты. «Кышкы табышмаклар» бәйгесе дә бик җанлы узды.

Чара азагында балалар Кар Патшабикәсе сихерләгән кроссвордны чишәргә һәм әдәби персонажларны танырга ярдәм итте. Катнашучылар рус һәм чит ил әкиятләрен бик яхшы белүләрен күрсәтте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: